"Бәйрәм белән, Татарстан!"

2018 елның 31 августы, җомга

Камай авылы Мәдәният йорты хәбәр итә.

29 нчы август көнне Камай авылы Мәдәният йортында Республика көне уңаеннан Сәйтәк авылы үзешчәннәре “Бәйрәм белән,Татарстан!” дип исемләнгән зур концерт программасы белән чыгыш  ясадылар.Узешчәннәр Камай халкы хозурына үзләренең яратып җырлый торган җыруларын, биюләрен тәкъдим иттеләр.Тамашачылар  “Карендәшләр” керәшен җыруы ансамбленең һәр  чыгышын зур алкышлар белән каршы алдылар. Шулай ук ялгыз җырчылар Ксения Александрова, Олеся Михеева, Светлана Александрова, Ясминур Гизатуллина тамашачыларны үзләренең чыгышлары белән куандырдылар. Биюче кыз Миляушә Гизатуллинаның зур осталык белән төрле милләт биюләрен башкаруы бер кешене дә битараф калдырмады. Узешчәннәрнең һәрбер чыгышы зур алкышларга күмелде.Коллективның җитәкчесе Сәйтәк авылы клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. камайлыларны бәйрәм белән котлап, шушындый очрашуларның соңгы тапкыр булмавын искәреп,авыл халкыныа, Мәдәният йорты хезмәткәрләренә  җылы каршы алулары өчен рәхмәтләрен җиткерде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International