Татарстан Республикасы көне уңаеннан Песәй авылы мәдәният хезмәткәрләре Р. Кабиров , Ф.Рәхмәтуллина китапханәче Р. Яраханова белән берлектә."Мин яратам сине, Татарстан!" дип исемләнгән мәгълүмати сәгать уздырдылар. Кичәдә катнашучы балалар өчен 6 турдан торган кызыклы викторина әзерләнгән иде. Балалар Татарстан турындагы белемнәрен искә төшереп кенә калмадылар, ә яңа мәгълүматлар хисабына баеттылар да әле. Һәр турның җиңүчеләре ачыкланды, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кичәдә яңгыраган җырлар да бәйрәмгә матур рух өстәргә булышты. Соңыннан татлы призлар өстәле артында күңел ачу дәвам итте.

.jpg)
.jpg)