29 нчы август көнне "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында Песәй авылы мәдәният йортында күңелле чара оештырылды. Кичәнең беренче өлешендә китапханәче Розалия Яраханова Татарстан Республикасы көненә карата багышланган видеоязма тәкъдим итте. Икенче өлешендә мәдәният хезмәткәре Фирдәвес Рәхмәтуллина әти-әниләрне, балаларны, кунакларны бәйрәм белән тәбрикләде, әлеге акция кысаларында башкарылган изге гамәлләр турында сөйләде. Иң күңелле мизгелдә күп балалы 3 гаиләдә тәрбияләнүче , тәүге тапкыр мәктәпкә баручы балаларга төп спонсорлар Песәй авылы башлыгы Мөхәммәтгалиев В. И. белән КФХ "Смирнов" җитәкчесе Смирнов А.М. матур букчалар тапшырды. Ә балалар исә үз чиратында яхшы билгеләргә генә укырга сүз бирделәр.



