29 нчы август көнне Песәй авылы мәдәният йорты үзешчәннәре Ахтиял авылы халкын концерт белән сөендерде. Татарстан Республикасы көне уңаеннан әзерләнгән әлеге очрашу авыл халкына күтәренке кәеф бүләк итте. Залда утыручы тамашачылар ут куршеләре Песәйлеләр әзерләгән программаны бик яратып кабул итте. Концертта яңгыраган дәртле җырлар, матур биюләр, күңелле тамашалар беркемне дә битараф калдырмады. Шулай итеп, ямьле җәй айларын концерт белән тәмамладык. Алда көз айлары, бу исә, концерт сезоннары башлану чоры. Песәй авылы үзешчәннәренә сәламәтлек, бәхет, иҗади уңышлар теләп каласы килә.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)