Татар китапханәсе хәбәр итә

2018 елның 31 августы, җомга

31 август көнне Татар китапханәсе Халыкара  “Уч төбендә китап” /Книжка на ладошке/  акциясенә кушылды.  Чарага  7нче бакчаның өлкән төркеменә йөрүче балалары чакырылды.

Китапханәче сабыйларны “Хәзерге заман авторлары – балаларга” сериясе китаплары белән таныштырды.Бу басмалар мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәгаенләп, татар һәм рус телләрендә басыла. Акциядә катнашучыларга Факил Сафинның “Шырпы. Заноза”, Разил Вәлиевның “Тәрбияле малай. Воспитанный мальчик”, Рабит Батулланың “Шаян бака. Лягушка-озорница” китаплары укылды. Эчтәлекләре буенча әңгәмә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International