Белем бәйрәмен Песәй авылы мәктәбендә бик күркәм каршыладылар.Бәйрәм белән тәбрик итәргә администрация исеменнән Х.Г. Хадиуллин килгән иде. Ул район башлыгы В.С.Чершинцевның бәйрәм котлавын җиткерде, укучыларга укуларында уңышлар теләде. Район мәгариф идарәсе методисты Э.А.Миңнеголова да укучыларны бәйрәм белән котлады, тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче 6 нәнигә истәлекле бүләкләр дә тапшырды. Котлауларны дәвам итеп сүзне Песәй авылы җирлеге башлыгы В.И. Мөхәммәтгалиев алды. Ул үз чыгышында барлык укытучыларны, укучыларны бәйрәм белән тәбрик итте. Авыл тормышында актив булганнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бәйрәмдә мәдәният хезмәткәрләре дә читтә калмады. Р. Кәбиров кичәнең музыкаль өлеше өчен җаваплылыкны үз өстенә алды. Матур җырлар, күңелле биюләр бәйрәм кунаклары күңеленә хуш килде. Белем иленә ныклы адымнар белән атлагыз, нәни дусларыбыз!
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)