Сәйтәк авыл клубы хәбәр итә

2018 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

5 нче сентябрь  көнне Сәйтәк авылы клубы Бәзәкә урта мәктәбендә яңа уку елы башлану уңаеннан “Күңелле тәнәфес” исемле күңел ачу кичәсе уздырды. Кичәдә Сәйтәк авылы укучылары белән беррәттән  Бәзәкә авылы балалары да катнашты.Укучылар белән мәктәп тормышы турында әңгәмә корылды. Ә соңыннан  ике командага бүленеп авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. әзерләгән күңелле ярышларда  катнаштылар.Уен-көлке белән мәктәптә өйрәнелә торган фәннәр буенча үзләренең белемнәрен, хәрәкәтле уеннарда үзләренең җитезлекләрен күрсәттеләр.  Ярышларга нәтиҗә ясап, Ясминур Галиевна укучыларга яңа уку елында укуларында уңышлар теләде. Укучылар да, шушындый күңелле тәнәфесләр ешрак булсын иде дип , оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International