6 сентябрь көнне Татар Тәкәше авылына кунакка Менделеев районы хәрби комиссары С.В.Залуженко белән Әлмәт шәһәреннән Татар Тәкәше авылы тарихы белән кызыксынучы хәрби комиссар Р.Р Сабиров килде. Тумышы белән Балтач районыннан булган комиссар күп еллар дәвамында туган авылы турында мәгълүматлар туплый. Авылының килеп чыгышы Тәкәштән күчеп киткән ясаклы татар Балтач Уразмеев исеме белән бәйле булуы аны безнен якларга алып килә дә инде. Комиссар авылның барлыкка килү тарихы, атаклы кешеләре, хөрмәт казанган гаиләләре белән кызыксындыра. Авылдагы иң өлкән кешеләрнең берсе булган ветеран-укытучы Флюра апа Тимеркәева да Тәкәш тарихы турында белгәннәрен сөйләде, хатирәләр белән уртаклашты. Аралашу табын янында Ришат Раин улы күчтәнәчкә алып килгән бавырсак, коймак белән бергәләп чәй эчү белән дәвам итте.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)