Ахтиял кунагы

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

Татар Ахтиялы авылына Әлмәт районы хәрби комиссары Ришат Сабиров килде. Аның максаты – тамырларының, әби-бабаларының тарихи үткәне белән танышу. Ришат Раин улы дәүләт архивларында эзләнеп, туган авылының барлыкка килүе турында мәгълүмат җыя. Менделеевск районындагы Татар Тәкәше, Татар Ахтиялы, (югалган авыл) Ижтамак авыллары аны аеруча кызыксындыра. Чөнки нәк менә шушы авылдан чыккан кешеләр аның туган авылы Балтачка нигез салган дип фаразлана.  Р.Сабиров район хәрби комиссары С.Залуженко белән килеп,  Ахтиял авылы, аның кешеләре белән танышып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International