10 сентябрь көнне 7нче мәктәпнең 1нче сыйныф укучылары Татар китапханәсе белән таныштылар. /Укытучылары Әминева Г.Ф./
Китапханәче Гөлназ Хафизова, балаларны каршы алып, китапханә белән таныштырды. Биредә нишлиләр, үзеңне ничек тотарга,китапханә китаплары башка китаплардан ничек аерыла, кайсы китап иң кызыгы кебек сорауларга җаваплар мультфильм аша табылды. Китап күргәзмәсе белән танышкач, Л.Толстойның “Мәче баласы” хикәясе укылды, эстәлеге буенча фикер алышынды. Укучылар һәр атнада китапханәгә йөрергә, кызыклы китап-журналлар белән дус булырга сүз куештылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)