10 нчы сентябрь көнне Сәйтәк авылы клубы “Ләйсән” балалар бакчасы белән берлектә Ботендөнья Тынычлык көне кысаларында “Тынычлык күгәрчене” исемле акция уздырды.Балалар зур тырышлык белән, кызыксынып һәм тырышып ак кәгазьдән күгәрченнәр ясадылар. Тәрбияче Ефимова Л.М. һәм авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. белән тынычлык турында сөйләштеләр.Әнгәмә барышында җир йөзендә тыныч, бер-береңне хөрмәт итеп яшәргә кирәклеген билгеләп киттеләр.Үзләренең эшләрен, тыныч тормыш теләп , авылдашларга бүләк иттеләр. Акциядә катнашучылар җир йөзендә яңадан сугышлар булмаячагына һәм халыклар дус -тату яшәсенә ышаныч белдерделәр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)