Тәзекләндерелгән "Изге чишмә"

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

10 сентябрь көнне Сәйтәк авылында тәзекләндерелгән “Изге чишмә” не ачу тантанасы булды. Тантана Сәйтәк авылы мәдәният хезмәткәрләре һәм  НГДУ “Прикамнефть” оешмасы белән бергә уздырылды. Чишмә ачарга  район башлыгы В.С.Чершинцев, НГДУ “Прикамнефть “җитәкчесе  Лаптев А.А., Бәзәкә җирлеге башлыгы вазифасын башкаручы Кашафутдинов И.И., Алексей атакай  һәм башка бик күп мәртәбәле кунаклар килгән иде. Авыл клубы үзешчәннәре килгән кунакларны ипи-тоз белән каршы алып, үзләренең музыкаль чыгышларын бүләк иттеләр. Чишмә буенда  кайнар чәй белән сыйладылар. Тантананы Сәйтәк авылы клубы мөдире Гизатуллина Я.Г әзерләде һәм алып барды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International