Толстой бабай хикәяләре

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

11 сентябрь көнне Бәзәкә авылы китапханәчесе Ф.Башарова “Ләйсән” балалар бакчасына йөрүче балаларны күренекле рус язучысы Лев Толстой иҗаты белән таныштыру өчен бакчага килде.

Бу көнне балаларга китапханәче “Толстой бабай хикәяләре” дигән китап тәкъдим итте. Әлеге китапта Л.Толстойның кече яшьтәге балалар өчен язылган тәрбияви, фәлсәфи әкиятләре, хикәяләре урын алган, шулай ук авторның үзе исән чагында ук татарчага тәрҗемә ителгән әсәрләре дә кертелгән. Көзге матур көннең саф һавасын суларга чыккан нәниләр хикәяләрне зур кызыксыну белән тыңладылар. Чара ахырында укылганнар турында фикер алышып, иң кирәкле һәм әһәмиятле эш – кешегә яхшылык кылу дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International