11 нче сентябрь көнне Песәй авылы китапханәсе белән берлектә мәдәният йорты хезмәткәрләре Лев Толстой елына йомгак ясап, " Лев Толстойның тормыш һәм иҗат урыннары буенча вертуаль экскурсия" дигән темага кичә уздырдылар.Очрашуга югары сыйныф укучылары чакырылган иде. Башта балаларга язучы тормышы һәм иҗаты турында документаль фильм тәкъдим ителде. Кичәнең икенче өлешендә Фирдәвес Рәхмәтуллина блиц-сорашу үткәрде. Аның нәтиҗәсендә балаларның язучы иҗатына битараф булмаулары ачыкланды. Китапханәче Розалия Яраханова үткәргән викторина кичәдә катнашучыларны тагын да җанландырып җибәрде. Рус әдәбиятында күренекле урын алып торучы язучы Лев Толстойның тууына 190 ел тулу уңаеннан уздырылган кичә аның китапларына күзәтү ясау белән тәмамланды.

