Лев Толстойның тормыш битләреннән

2018 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

2018 ел - Татарстан Республикасында бөек рус язучысы Лев Николаевич Толстой елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Камай авылы китапханәсендә Л.Толтойга багышланган “Зеркало русской души” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде һәм төрле чаралар уздырылды.

Әлеге чаралар циклын йомгаклап Камай авылы китапханәчесе Галимуллина Г.М. 13 сентябрьдә укучылар өчен "Лев Толстойның тормыш битләреннән..." дип исемләнгән әдәби дәрес уздырды. Дәрес барышында язучының тормышы, иҗаты турында фильм күрсәтелде. Укучылар тагын бер кат язучының тормыш юлын һәм иҗатын искә төшереп, викторина сорауларына җавап бирделәр, китап күргәзмәсе белән таныштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International