Песәй авылы мәдәният йортында "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уены

2018 елның 14 сентябре, җомга

13 нче сентябрь көнне Песәй авылы мәдәният йортында "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" дип исемләнгән интеллектуаль уен уздырылды. Уенда 9,11 нче сыйныф укучылары катнашты. Мәдәният хезмәткәре Фирдәвес Рәхмәтуллина балаларның белем дәрәҗәләреннән канәгать калды. Һәр раундның җиңучеләре билгеләнде. Бигрәк тә спорт, тарих һәм әдәбият өлкәсенә караган сорауларга төгәл һәм тулы җаваплар алынды. Китапханәче Розалия Яраханова  4 нче сентябрь әлеге уенның туган көне икәнлеген искәртеп узды.1975 нче елда тапшыруның беренче тапкыр эфирга чыгу тарихы турында да сөйләде. Уенның җиңүчеләренә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International