Әкиятләрем сезгә булсын

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

15 сентябрьдә танылган татар язучысы А.Алишның тууына 110 ел тула. Бәзәкә авылы китапханәсендә шушы датага багышлап “Әкиятләрем сезгә булсын” дигән әдәби бәйрәм үткәрелде, һәм бу бәйрәмнең катнашучылары балалар бакчасына йөрүчеләр иде.

Исеменнән күренгәнчә, чара язучының әкиятләренә багышланды. Чөнки Алишны балаларның сөекле язучысы дәрәҗәсенә күтәргән жанр – әкиятләр. Бәйрәмдә китапханәче Ф.Башарова язучының әкиятләрен укыды, “Куян кызы” әкияте буенча эшләнгән мультфильм күрсәтте, А.Алиш премиясенә лаек булган язучылар иҗаты белән таныштырып китте, язучының “Ана әкиятләре” сериясе буенча эшләнгән буктрейлер тәкъдим итте. Чарада катнашкан балалар күңеленә аеруча мультфильмнар ошады, шулай ук үзләре дә татар язучылары әкиятләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр. Әдәби бәйрәм  ахырында китапханәче  нәниләрне әти-әниләре белән китап алу өчен яңадан килергә чакырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International