Татар китапханәсе хәбәр итә

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

14 сентябрь көнне Татар китапханәсе 7нче бакча белән берлектә “Абдулла Алиш – оста әкиятче” дигән әкиятләр кичәсе үткәрде. Чара әдипнең тууына 110 ел тулу уңаеннан уздырылды.

Китапханәче Гөлназ Хафизова балаларны презентация аша А.Алишның кыскача тормыш юлы белән таныштырды, китапларын тәкъдим итте, әсәрләре буенча эшләнгән мультфильмнарны күрсәтте. Татар теле тәрбиячесе Вәсилә Нуриева җитәкчелегендә, 10нчы төркем балалары Шәяхмәтов Динар, Гәрәев Богдан һәм Шакирова Элина“Чукмар белән Тукмар” әкиятен сәхнәләштерделәр. Алар Татар китапханәсенең Рәхмәт хатына лаек булды. А.Алиш әкиятләре буенча ясалган рәсемконкурсында катнашучылар: Шәйморатова Сафина (6нчы төркем), Коваль Егор (6нчы төркем), Килеева Ванесса(14нче төркем), Белов Дима (13нче төркем), Тарасова Настя (13нче төркем) Мактау кәгазенә ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International