Сәйтәк авылында кунакта

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

  14 нче сентябрь  көнне  Сәйтәк авылы клубына Менделеев шәһәренең “Саулык” иҗтимагый ярдәм үзәгендә терләкләндерү алучы   олы яшьтәге райондашларыбыз кунакка килде.Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. аларны каршы алып, авыл клубының эшчәнлеге, уңышлары  һәм киләчәккә планнары белән кыскача таныштырып үтте.. Очрашу “Керәшен җорты “ музей бүлмәсендә дәвам итте. Ясминур Галиевна кунакларга Сәйтәк авыл тарихы, данлыклы кешеләре һәм  музей бүлмәсендәге экспонатлар турында сөйләде. Килгән кунаклар да үзләренең Сәйтәк авылына бәйле булган истәлекләре белән уртаклаштылар. Шулай ук узәктә эшләп килүче китапханә эшчәнлеге белән  дә  танышып үттеләр. Залда , якынлашып килүче Өлкәннәр көне белән тәбрик итеп, “Карендәшләр” керәшен җыруы ансамбле үзенең музыкаль  чыгышларын  бүләк итте. Чәй өстәле артында әнгәмә дәвам итте. Соңыннан аларга авыл буенча экскурсия уздырылды.Хуҗалар да, кунаклар да бу очрашудан бик канәгать калдылар. Очрашу җылы дустанә атмосферада узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International