16 нчы сентябрьдә Камай авылы мәдәният йортында моңлы сандугачыбыз Вафирә Гыйззәтуллина истәлегенә багышланган кичә узды. Кичәне җырчының кызы Камилә оештырды. Вафирә апаны искә алырга Казаннан танылган баянчы Рамил Курамшин, алып баручы Розалия Закиева, “Гүзәлем” вокал ансамбле кайтты.
Әлеге чарага Камай авылы китапханәчесе Галимуллина Г.М. “Җырым булып кайтырмын...” исемле китап күргәзмәсе әзерләде.Татарстанның халык артисты,баянчы Рамил Курамшин китапханәгә үзенең “Чордашларым-моңдашларым” исемле китабын бүләк итте. Автор әлеге китапта Вафирә Гыйззәтуллина һәм тагын бер авылдашыбыз Рафаил Бакиров турында истәлекләре белән уртаклашкан. Концертны алып баручы Розалия Закиева китапханәгә Тукай әкиятләре тупланган диск бүләк итте. Әлеге бүләкләр бу матур очрашуның кадерле бер ядкаре булып калыр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)