Татар китапханәсе хәбәр итә

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

19 сентябрь көнне Татар китапханәсендә “Саулык” иҗтимагый ярдәм күрсәтү үзәгендә тернәкләнүчеләр кунак булдылар.

Хафизова Г.Р. аларны китапханә заллары, күргәзмәләр белән таныштырды, гәҗит-журналлар тәкъдим итте, китапханә эшчәнлеге турында сөйләде. “Ел китабы – 2016” бәйгесе, анда  җиңүче китаплар кунакларда зур кызыксыну уятты. Кунаклар үзләре өчен дә, балалар-оныклар өчен дә басмалар сайладылар, татар телен өйрәнү өчен ярдәмлекләр дә кирәк булуы ачыкланды. Китапханәче аларга матур җырлар тыңлатып, чәй белән сыйлап, тагын да кунакка чакырып калды. Тернәкләнү үтүчеләр, китапханәне бик ошатып, ешрак килергә теләк белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International