Җәйге эшләр-көзге уңышлар

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

21 нче сентябрьдә Тойгуҗа авылы китапханәсендэ көзге уңышны эшкәртү, саклау турында "Җәйге эшләр-көзге уңышлар" дип аталган түгәрәк өстәл артында сойләшу уткәрелде.

Быел авылнын шәхси хуҗалык бакчаларында һәр яшелчә, җиләк-җимеш мул уңыш бирде, эшкәртеп кенә өлгер. Менә шул уңайдан хуҗабикәләр яшелчә, җиләк-җимешне кышка эзерләү, саклау серләре белән уртаклаштылар, журнал, һәм күргәзмәгә куелган китаплардан яңа рецептлар белән таныштылар, яшелчәләр турында табышмакларга җавап табып, яшелчәләрнең файдалы үзлекләре турында мәгълүмат алдылар, шигырьләр укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International