Татар Тәкәше авылында Л.Н.Толстой елы

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

2018 ел – Татарстанда Л.Н.Толстой елы дип игьлан ителде.

Шул уңайдан Татар Тәкәше авылы клуб мөдире Мусина Айгөл бу темага багышланган кичә үткәрде. Күптән инде мәктәпне тәмамлаган апалар Л.Н.Толстой иҗатын һәм тормыш юлын онытканнар. Мин аларга әз генә искә төшереп алдым. 13 яшеннән әти-әнисез калган Лева Казанда әтисенең апасы Пелагея Юшкова тәрбиясендә үсә. Казан университетының көнчыгыш телләр факультетына укырга кермәкче була, кызганыч, 1ле куялар. Юридик факультетка үтә, анда да озак тоткарланмый, начар уку, тәртип шома булмау сәбәпле туган ягы "Ясная поляна"га кайтып китә.

Толстойлар нәселе Казанны бик ярата! Язучының тормыш юлына үткәрелгән әлеге сәяхәтне апалар бик кызыксынып тыңлады һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын да җиткерделәр. Безгә кагылышы юк, дип кенә читкә кагу дөрес түгел шул, мәктәп елларыннан яратып укылучы Лев Толстой безнең өчен дә бик кызыклы шәхес булып чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International