Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Татар Тәкәше авыл клубында да 29 сентябь көнне күп еллар бергә торган гаиләләрне котлап концерт куйдыклар. Галеева Илсөяр тигез тормышта, пар канатлар булып яшәүче 6 гаилә турында мәгълүмат җыеп, һәр гаилә турында бик кызыклы, эчтәлекле мәкалә язган.
“Гөлләрем” ансамбле башкаруында матур җырлар тыңладылар. Мухтасипова Венера бию башкарды, Закирова Рәйсә апа һәр гаиләгә матур букетлар бүләк итте. Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)