29 нчы сентябрь көнне Сәйтәк авылы клубында “Бер күрешү өчен килдек без “ дип исемләнгән якташлар очрашуы булды.Очрашуга туган җирләрен сагынып чыгышы белән Сәйтәк авылыннан булган , кызлары Валентина һәм Лидия белән , 87 яшьлек Талакова А.Я һәм мөхтәрәм авылдашларыбыз килде.Кунаклар “Изге чишмә” суын авыз иткәннән соң, аралашу “Керәшен җорты” музей булмәсендә дәвам итте. Музей бүлмәсенә гаилә архивыннан истәлекле бүләкләр бирделәр. Очрашу дәвамында истәлекләр белән уртаклаштылар. Клуб залында чәй өстәле артында бергәләшеп керәшен җырларын башкардылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)