Халыкара музыка көненә

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

       1 нче октябрь көнне Сәйтәк авылы клубында  Халыкара музыка көне уңаеннан “Музыка илендә” дип исемләнгән музыкаль мәгълүмат сәгате булды. Чарада үзенең шәкертләре белән   Менделеев шәһәре сәнгать  мәктәбе укытучысы  Нуриахметова Ф.А. һәм әниләре белән берлектә авылыбызның төрле яшьтәге балалары  катнашты. Фәния Абдулхаковна музыка сөюче дусларны  бәйрәм тарихы һәм  “музыка” төшенчәсе белән таныштырды.  Табышмаклар ярдәмендә  музыка уен коралларын искә төшерергә ярдәм итте. Әңгәмә ярдәмендә чарада катнашучы балаларның музыка өлкәсендәге белемнәрен тикшерде. Шәкертләре Муллахметов Д. һәм Ахметшина Д. килгән кунакларга музыкаль бүләкләрен тапшырдылар. Балалар аларның баянда уйнауларын сокланып тыңладылар. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г.килгән кунакларга эчтәлекле кичә өчен рәхмәт белдерде.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International