Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Камай авылы китапханәсендә “Яшь чакларга кайтып килик әле...” дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды.
Анда үз вакытында бик тә популяр булган, ләкин вакытлар үтү белән онытыла барган китаплар урын алды. Әлеге китаплар бик күпләрнең яшьлек хатирәләре булып күңел төпләрендә саклана. Китапсыз узган гомерне мәгънәсез узган гомер, диләр. Шушы фикер белән китаптан бервакытта да аерылмаган өлкән буын кешеләре дә килешә.
.jpg)
.jpg)