Көзләрнең дә була үз яме

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

“Көзләрнең дә була үз яме”

(2.10.2018, Бәзәкә мәдәният йорты, китапханә)

Мәдәният йортында өлкәннәр көненә багышланган кичә менә шундый матур исем астында утте. Авылыбыз өлкәннәрен котларга Менделеев районы башлыгы урынбасары Альберт Гәбделхәй улы Саттаров һәм Бәзәкә авылы җирлеге башлыгы Илмир Илгиз улы Кашафутдинов килде.

Балалар төркеме өлкән буынга котлау сәламнәрен матур җыр, дәртле биюләр аша юлладылар.Ак яулыклы апаларыбызның күбесе өлкән яшьтә булуына карамастан, викторина сорауларына бик актив җавап бирделәр, кызыклы биремнәрдә катнаштылар, күмәк җыр һәм биюләрне бик оста башкардылар. Махсус шушы кичә өчен әзерләнгән “сәламәтлек сеансы” да  беркемне дә битараф калдырмады, кичәдә катнашучы һәр кеше сәламәтлеген ныгытты,  энергия запасын баетты. Яхшы кәефкә корылган әлеге кичә, тәмле чәй остәле артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International