Татар Ахтиялы авыл клубында Өлкәннәр көне уңаеннан ял кичәсе уздырылды. Аны Фәния Мөхәммәтхатипова алып барды. Авылда яшәүче өлкән буын вәкилләренә Турай җирлеге башлыгы Әлфирә Рәхимова һәм район Советы депутаты Рөстәм Гафаров җылы тәбрикләү сүзләре юллады. Ял кичәсе җыр-бию, нәфис сүз белән үрелеп барды.




