2 нче октябрьдә Тойма авылы мәдәният йортында клуб мөдире һәм китапханәче белән берлектә өлкәннәр көненә багышлап, "Картаямыни соң йөрәк" дип исемләнгән күңел ачу кичәсе уздырылды. Яңабирде җирлеге башлыгы Никифоров Е.Н. өлкәннәрне бәйрәм белән котлады. Бәйрәм бик җанлы узды: дәртле биюләр, моңлы җырлар яңгырады. Моңлы җырлары белән Мөбәрәкшин Айрат һәм Лира, Сәмигуллин Рәзит һәм Роза, Нәбиуллина Рәмзия, Ямалетдинова Дамира тамашачыларны шатландырдылар. Күңел ачу кичәсе чәй табыны артында үтте.
.jpg)
.jpg)