5нче октябрь көнне Камай мәдәният хезмәткәрләре Япаева Лариса, Зиннурова Сәрия һәм китапханәче Галимуллина Гөлфидә белән берлектә мәктәп укытучыларын котлап киттеләр. Укытучыларга кечкенә генә концерт программасы әзерләнгән иде. Аларга "Укытучым", "Учителя вы свет в окошке", "Мин яратам жырларга" исемле җырлар башкарылды. Азактан укытучылар гимның "Иң гүзәл кеше икәнсез" җырын барлык укучылар һәм кунаклар бергәләп башкардылар. Мәктәп директоры Иванова Айгөл рәхмәт сүзләрен белдерде.



