6 нчы октябрь көнне "Каменный замок" кафесында өлкәннәр көненә багышланган "Хәтер йомгагын сүткәндә" исемле кичә үткәрелде. Кичәне китапханәче Галимуллина Гөлфидә алып барды. Өлкәннәрне котлау сүзе белән авыл җирлеге башлыгы Аглиева Инзилә чыгыш ясады. Кичә барышында үзлэренең моңлы җырларын Римма Юзикиева, Лариса Япаева, Сәрия Зиннурова, Альзана Аглиева, Полина Калмыкова һәм Альбина Андреева башкарды. Баянда тезмәне Гизатуллин Илгиз уйнады. Өлкәннәр белән төрле конкурслар үткәрелде. Ел дәвамында булган юбилярларны котлап презентация күрсәтелде. Кичә "Онытмагыз безне" исемле җыр белән тәмамланды.





