5 октябрьдә Татар китапханәсенә йөрүче өлкән яшьтәге китап укучылар “Икмәк – тормыш нигезе” дигән тематик кичәгә җыелды.
Китапханәче Гөлназ Хафизова аларны бәйрәм белән котлады, Земфира Шакирова матур җырларын бүләк итте.
Икмәкне, күптән, неолит эрасында ук куллана башлаганнар. Хәзерге ипи белән чагыштырып та булмый инде аны. Ул судан һәм ярмадан яки чикләвектән торган ботка кебек булган, аны учакта пешергәннәр. Аннан кабартма пешерә башлаганнар. Һәр халыкның үз кабартмасы бар. Ачы ипи салуны XVII гасырда Мисырлылар уйлап тапкан. Әчетү өчен һава, шәраб, виноград согы кулланганнар. Татарлар колмак белән әче ипи пешерә башлаганнар. Кеше кай якларга гына китмәсен,иң башлап җир эшкәртеп орлык чәчкән, икмәк үстергән.Икмәктән дә олырак нәрсә юк.
Икмәк, ризык кадере турында сөйләшү чәй табыны янында алып барылды. Күңелгә ятышлы әңгәмә, матур җырлар белән үрелеп барган кичә өлкәннәребез күңеленә бик тә хуш килде.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)