10 октябрь көнне Татар китапханәсендә 7нче бакча балалары “Көзге манзара” дип аталган танып белү сәгатендә катнаштылар.
“Алтын көз” дигән видеокүргәзмә карагач, сабыйлар табышмакларга җаваплар эзләделәр, табигатьтә, кошлар, җәнлекләр тормышындагы үзгәрешләр турында әңгәмә кордылар. Китапханәче Гөлназ Хафизова аларны көз турында шигырь, әкият китаплары белән таныштырды. Көз бабай (В.Р. Нуриева) кәрҗинендәге яшелчәләрне барлап, балалар аларның русча-татарча атамаларын кабатладылар. Сабыйлар, “Язга кадәр уятмаска!”, “Яңгыр малае” дигән мультфильмнар карап, фикерләрен белдерделәр, тәэсирләре белән уртаклаштылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)