Бәзәкә театры башкала тамашачысының күңелен яулап кайтты.

2018 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе

Бәзәкә театры коллективы,  “Идел-йорт-2018” халык театрлары фестивалендә катнашып,  республикабыз, шулай ук Россиянең төрле өлкәләреннән килгән 53 коллектив арасыннан беренче егермелеккә керде.

17 октябрьдә бәзәкәләр башкалабызның  “Юность” мәдәният йортында Аманулланың  “Итәкле кияү” (режиссеры Гүзәлия Гомәрова) комедиясен уйнадылар. Бәзәкә Мәдәният йорты театр коллективының чыгышын Казан тамашачысы бик җылы кабул итте. Луара Шакирҗан Г.Камал исемендәге театр җитәкчелеге исеменнән, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән коллективны уңышлы чыгышы белән котлап, истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International