Бәзәкә Мәдәният йорты 51 нче тапкыр иҗат сезонын ачты

2018 елның 19 октябре, җомга

Бәзәкә Мәдәният йорты 51нче иҗат сезонын ачты.

Авыл үзешчәннәре  2018-2019нчы  иҗат елын “Дуслык күперендә очлар очрашуына” дип аталган тамаша белән башлады. Тамашаның авторы һәм сәхнәгә куючысы – Мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гомәрова идеясе буенча,  Югары оч белән Түбән оч  кешеләре озак вакытлар  кискен мөнәсәбәтләрдә  яши.  Җыр-биюләр, юмор  аша   ике оч бер-берсенә карата хисләрен белдерә.

Яшьләр арасында туган мәхәббәт бер-берсен күрә алмаган ике оч кешеләрен дуслаштыра. “Дуслык күперендә” авылдашлар кавыша, гаиләләр туганлаша.

“Үзәкләштерелгән клублар системасы” МБУ директоры Рәйхана Фәрхетдинова үзешчән сәнгать осталарына соклануын белдереп, рәхмәт сүзләре әйтте. Фәйрүзә Хуҗиәхмәтова, Тәнзилә Сибгатуллина, Фәния Бәшәрова, Гүзәл Гатауллиналар мактау грамоталарына  лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International