Татар китапханәсе хәбәр итә

2018 елның 19 октябре, җомга

18 октябрь көнне китапханә хезмәткәрләре Гөлназ Хафизова һәм Земфира Шакирова  “Саулык” социаль ярдәм үзәгендә “Бәйрәмнәрдә ямьнәр бар” дигән ял кичәсе уздырдылар.

 Октябрь ае күркәм бәйрәмнәргә бай. 1се – Өлкәннәр көне, Музыка көне, 5се – Укытучылар көне, 16сы – Икмәк көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнәрнең килеп чыгышы турында мәгълүмат бирелде, алар белән бәйле шигырьләр укылды, җырлар җырланды. “Алтын көз бизәкләре” дигән презентациядә көз мизгелләре күзне иркәләде. Залда утыручыларны бәйрәмнәр белән котлап, изге теләкләр юлланды. Өлкәннәр рәхәтләнеп җырлап-биеп күңел ачтылар, матур теләкләрдән күңелләре күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International