Тойма авылы мәдәният йорты хәбәр итә

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

20нче октябрьдә Тойма авылы китапханәсендә китапханәче һәм мәдәният хезмәткәре берлектә "Ш.Мәрҗанинең тормыш һәм иҗат юлы" дип исемләнгән танып белү сәгате уздырдылар. Бу чара атаклы галим, тарихчы, этнограф, дин реформаторы, исламият белгече Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышланды. Укучылар бу бөек галимнең тормыш һэм иҗат юлы, "Мөстәфаделәхбар фи әхвали Казан вә Болгар" китабы белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International