Театрга багышланган гомер

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

20 нче октябрьдә Тойгуҗа авылы китапханәсендә СССРның, Татарстан Республикасының халык артисты, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Шәүкәт Биктимеровның тууына 90 ел тулу уңаеннан "Театрга багышланган гомер" дип аталган әдәби кичә уткәрелде.

Китапханәче артистның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырып үтте. "Сәхнә" журналларыннан, "Г. Камал исемендәге тетр" альбомыннан артист уйнаган спектакль фоторәсемнәрен карадылар. Туфан Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр», "Моңлы бер җыр", "Без китәбез, сез каласыз"," Ат карагы", "Илгизәр+Вера", "Канкай угылы Бәхтияр"пьесаларыннан артист уйнаган персонажларның диалог-сойләшүләреннән өзекләр укып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International