Иң шәп китап кемнеке

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

22 октябрьдә Татар китапханәсендә 7нче мәктәпнең 2нче сыйныф укучылары “Иң шәп китап кемнеке” дигән танып белү сәгатендә катнаштылар. (Сыйныф җитәкчесе Хөсәенова З.Р.)

Китапханәче Г.Хафизова аларны “Ел китабы – 2016” бәйгесендә җиңгән балалар китаплары белән таныштырды. Ел буена иң күп укылган басмаларның эчтәлеге буенча викторина сорауларына җаваплар табылды, өзекләр укылды. Укучылар китаплар сайлап, яңажурналлар белән танышып, вакытларын кызыклы һәм файдалы үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International