Алма бәйрәме

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

22 октябрь көнне Бәзәкә китапханәсендә Ф.Башарова укытучы Р.Вахитова белән берлектә балалар өчен “Алма бәйрәме” уздырды. Чөнки безнең татар халкы алманы бик яратып куллана, алма турында бик күп шигырьләр иҗат ителгән һәм   җырлар чыгарылган.

Бәйрәмдә китапханәче иң элек укучыларга алманың организм өчен файдасы турында сөйләп китте, ә аннары “Алмага мәдхия”, “Тәмләп кара”, “Алмагач төбендә бию”, “Алма җыям”, “Алмалы әкиятне бел”, “Дуслык алмасы” бәйгеләре тәкъдим итте. Балалар бәйгеләрдә бик теләп катнаштылар, дөрес җаваплары өчен жетон ала бардылар, һәм шулар нигезендә җиңүчеләр билгеләнде. “Мистер Алма” исемен Хисамов Данис, “Миссис Алма” исемен Шишкина Евгения алдылар. Чара соңында Ф.Башарова бәйрәмдә катнашучыларны алма ризыклары белән сыйлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International