Бөтендөнья коррупциягә каршы үткәрелгән чаралар

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

2018 нче елның 19 ноябреннән алып 9 декабрьгә кадәр Иске Гришкин төп гомуми белем бирү мәктәбендә коррупциягә каршы декада үткәрелде.Ул Бөтендөнья   коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган иде. Шул уңайдан мәктәптә төрле чаралар  үткәрелде

-педагоглар белән җыелыш ;

-коррупциягә каршы мәктәп советы утырышы;

-1-9 нчы сыйныфларда сыйныф сәгатьләре.

1,3 сыйныфларның сыйныф җитәкчесе Иштанова А.М.”Коррупция әкиятләрдә” дип исемләнгән викторина үткәрде.  

2,4 нче сыйныфларның сыйныф җитәкчесе Попова Н.А. “Урлашу-ул җинаять” исемле класс сәгате уздырды.

Тарих hәм җәмгыять белеме укытучысы Буланова Л.А. 5-9 сыйныфларда “Коррупция -21 гасыр эпидемиясе”дип исемләнгән чара үткәрде. Бу сыйныф сәгатенең максаты: укучыларда коррупциягә карата негатив мөнәсәбәт формалаштыру,җәмгыятькә аның зыяны турында төшендерү,актив тормыш позициясе формалаштыру. Моны hәрбер Россия гражданы белергә һәм үтәргә тиеш.Әңгәмә  барышында презентация күрсәтелде.Укучылар  коррупциянең нәрсә икәнлеге, Россиядә коррупциянең күләме,   җәмгыять тормышы өлкәләренә тәэсир итүче негатив эффектлар турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International