Тойгуҗа авылы китапханәсе хәбәр итә

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

17 нче декабрьдә Тойгуҗа авылы китапханәсендә якташ шагыйрь Марсель Гыйльфан улы Гыймазетдиновның тууына 75 ел тулу уңаеннан "Җырларым, моңнарым сезнең белән " дип аталган әдәби кичә-очрашу үткәрелде.

Тойгуҗа авылында туып үсмәсә дә, монда аны яхшы белүчеләр, аның белән аралашып яшәгән, шагыйрьнең иҗатына, шигырләренә битараф булмаган кешеләр, үз сүзләре белән әйтсәк, "Җырга, моңга, шигърияткә гашыйк дуслары" бар. Авылдашларыбыз Гыйльфанова Нурлыхөдә, Набиуллин Роберт аның турында истәлек -хатирәләре белән уртаклаштылар. Кайнар чәйле самавырдан, мәтрүшкәле чәй белән сыйланып, аның туган якка, игенчегә мәдхия җырлаган һәм башка темага язылган шигырьләрен укыдылар, халык яратып кабул иткән шулай ук бүген дә бик популяр булган җырларын  бергәләп башкардылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International