17 декабрь көнне №1 мәктәпнең 5”В” сыйныф укучылары өчен сыйныф җитәкчесе Гайнетдинова Г.А.) Балалар китапханәсе швед язучысы С. Лагерлёфның “Чудесное путешествие Нильса с дикими гусями” китабы буенча әдәби уен уздырды.
Балалар бу чарага әлеге әкият-повестьны укып әзерләнделәр. Китапханәче Сырышева Т.Н. язучының биографиясе һәм китапның язылу тарихы белән таныштырды. Балалар С.Лагерлёфның Нобель премиясенә лаек булган бу китабы швед укучыларының география дәреслеге икәнен белделәр. Балалар бердәм рәвештә элеге әкият буенча әзерләнгән алты турдан торган викторина сорауларына җавап биреп, язучының иҗатын яхшы белүләрен күрсәттеләр. Нәтиҗә чыгарган вакытта “Заколдованный мальчик” мультфильмыннан өзек карадылар. Актив катнаушучылар грамота белән бүләкләнде.
.jpg)
.jpg)