Декабрь аеның соңгы көннәрендә Яңа ел һәм раштуа бәйрәмнәре алдыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлеге хезмәткәрләре традицион рәвештә «Полиция Кыш бабае»хәйрия акциясе үткәрә. Безнең районның эчке эшләр органнары хезмәткәрләре «Кама таңнары» приютында тәрбияләнүчеләрне, шулай ук башка балалар учреждениеләрен, имин булмаган һәм күп балалы гаиләләрдәге балаларны котлыйлар.
Безнең мәктәп бу акциядә һәрвакыт актив катнаша. Укучылар бүләкләр алып киләләр: йомшак уенчыклар, китаплар. альбомнар, дәфтәрләр, ручкалар, карандашлар, буяулар.Башлангыч сыйныф укучылары актив катнашты. Барыгызга да катнашуыгыз өчен рәхмәт. Яхшылык эшләргә ашыгыгыз!