Кыш бабайда кунакта

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

21 декабрь көнне Татар китапханәсе 7нче бакчаның мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларын кабул итте. Китапханәче Хафизова Г.Р. балаларны Кыш бабай белән таныштырды һәм аның янына виртуаль сәяхәткә чакырды.

Кыш бабай – борынгы төрки мифлары герое. Борынгылар декабрьнең иң озын төнендә – кара төндә – яңа тормыш башлануын билгеләгәннәр. Бу төн Кыш бабайның туган вакыты санала. Балалар серле чанага “утырып” Кыш бабай резиденциясенә очтылар. Анда Кар Кызы, Батыр, Шүрәле һәм башка геройлар белән таныштылар, могҗизалы баскычта теләкләр теләделәр. Кыш бабай белән бергәләп, Дед Мороз, Снегурочка, Тол бабай, салкын падишаһы Чысхаанда кунак булдылар. Балалар табышмаклар чишеп, кыш турында татарча һәм русча шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап үз һөнәрләрен күрсәттеләр һәм Кыш бабай күчтәнәчләреннән авыз иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International