2018 елның 21нче декабреннән С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда “Алиса могҗизалар илендә” театральләштерелгән тамаша бара.

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

2018 елның 21нче декабреннән С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда “Алиса могҗизалар илендә”  театральләштерелгән  куңелле Яңа ел тамаша бара. Тамашада мәдәният сараенда тәрбияләнүче балалар һәм А.Ахунов халык театры яшь артистлары Гөлназ Стрелкова башлыгында катнашалар. Бу көннәрдә тамашачыларны  Алиса, Куян, Кызыл һәм Ак Патшабикәләре,  киләсе ел символы Дуңгыз баласы һәм  башка персонажлар кызыклы могҗизалар белән көтеп калалар. Тамашадан соң чыршы янында сюрприз- Кыш Бабай, Кар кызы, уен-көлке һәм дискотека  көтә. Тамашачы чыршы бәйрәмнәрен овацияләр белән хуплый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International