23 декабрдә Казанда Халыклар Дуслыгы йортында “Мудорвай” республика күләмендә балалар конкурсының гала –концерты узды.

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

23 декабрдә  Казанда  Халыклар  Дуслыгы  йортында  “Мудорвай” республика күләмендә балалар конкурсының гала –концерты узды.  Концертта  республика районнарының җиңүчеләре катнашты. Алар удмуртча җырладылар, шыгырьләр сөйләделәр һәм шулай ук удмурт халкы биюләрен башкардылар. Чара азагында Татарстан Республикасы удмуртлар милли автономиясенең  рәисе Андрей Герасимов дипломнар һәм бүләкләр  тапшырды. Шулай  ук  катнашучыларга Яңа ел тамашасы күрсәтелде. Безнең районны   Монашево авылында яшәүче Степанова  София (1нче сыйныф укучысы, педагог Никандрова Людмила Витальевна ) тәкүдим итте. Ул Лауреат дипломына лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International