1 нче мәктәп укучылары «Полиция Кыш Бабае» дигән яңа ел акциясендә катнаштылар. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан мәктәптә йомшак уенчыклар һәм канцтоварлар җыю оештырылды. Мәктәп укучылары социаль куркыныч хәлдә булган балалар өчен бик күп бүләкләр җыйдылар. Полиция хезмәткәрләре әкият геройлары-Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән бергә шефлыкка алынган балаларны һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларны котладылар. Әкият персонажлары булып, «Максимум» укучылар узидарәсе әгзалары һәм тискәре күренешләрне профилактикалау отряды әгъзалары Айнур Хаҗиев һәм Яна Галимова бик яхшы башкарып чыктылар. Мондый акцияләр үткәрү күркәм традициягә әверелде.