25 нче декабрь көнне Сәйтәк авылы клубында балалар бакчасы белән берлектә Яңа ел иртәсе узды. Авыл клубы һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре бәйрәмнең күңелле узуына бик күп көч куйдылар. Яңа ел балаларның иң көтеп алган бәйрәме һәм алар бәйрәмгә бик тырышып әзерләнделәр.Матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар.Җырлы-биюле түгәрәк уеннарында бик теләп катнаштылар. Кыш бабай белән Кар кызы балаларга күп төрле сынаулар әзерләгән иделәр.Ул сынауларны да алар күмәк җиңеп чыктылар.Яңа ел килеп балаларны бәйрәм белән котлап,күңелле уеннар оештырды.Бәйрәм азагында Кыш бабай балаларга бүләкләр таратты. Бәйрәмгә килгән кунаклар балаларның һәрберчыгышын көчле алкышларга күмделәр.
.jpg)
.jpg)